Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Көтәсеңме, иркәм?
Көтәсеңме, иркәм?

Фәрид Низамиев

    Каршылыклар аша барыр юлым,
    Белмим аны кайчан үтәсемне.
    Сагыныр да, үзе килер диеп,
    Көтәсеңме, иркәм, көтәсеңме?

    Куш.
    Өзгәләнеп ялгыз аккош сыман
    Яратуым әллә тиккә сине?
    Өмет чаткыларын сүндермичә
    Көтәсеңме, иркәм, көтәсеңме?

    Сагынсам да җае чыкмый тора,
    Күргәнем юк инде күптән сине.
    Уйга батып эчтән сагышланып
    Көтәсеңме, иркәм, көтәсеңме?

    Үз янына мине чакыручы
    Тулган ай ул күктә әллә синме?
    Китмәс өчен сиңа килүемне
    Көтәсеңме, иркәм, көтәсеңме?

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәнәвис Дәүлетбаев
  • Можно купить онлайн:


    : / :