Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Ә алмалар кызармады
Ә алмалар кызармады

Фәрид Низамиев

    1. Сагынудан сагышлардан,
    Каян алыйм дәвалар?
    Вәгъдәләшеп йөргән идек,
    Кавышырбыз дигән идек,
    Кызарганда алмалар.

    куш.
    Ә алмалар кызармады,
    Салкыннарга тузә алмады,
    Бәхетләрем була алмады.
    Бергә чагыбыздан бары,
    Хатирәләр генә калды.

    2. Әллә инде әллә мине,
    Оныта алыр дисеңме?
    Ничекләр янып сөйгәнбез,
    Матур да парлар икәнбез,
    Пар алмалар шикелле.
    куш.

    3. Әле буген дә алмалар
    Җылы көтәләр тилмереп.
    Мин дә көтәм сагынамын,
    Нигә күренмисең, җаным,
    Көтәм сине өзелеп.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :