Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Насыйп яр
Насыйп яр

Фәрид Низамиев

    1. Сызгырып ла искән җилкәйләрне,
    Җил тузгыта диеп белмәдек.
    Кая гына барсак, ни күрсәк тә,
    Кеше көлдереп лә йөрмәдек.

    куш
    Баланнарны гына капкан идем,
    Карлар явып киткәч балдыр дип.
    Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым,
    Миңа гына насыйп ярдыр дип.

    2. Утырдым ла биек яр читенә,
    Суның агышларын күрмәгә.
    Язган ла гына булса ирешербез,
    Чәчкәйләрне чәчкә үрмәгә!

    3.Каралып ла килә кара болыт,
    Кай якларда явар кар булып.
    Ышанма дисәң дә мин ышанам,
    Гомер итүләргә пар булып!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Шәмсия Җиһангирова
  • Можно купить онлайн:


    Насыйп яр
    00:00 / 00:00