Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Киттем синнән
Киттем синнән

Фәрид Низамиев

    Хатларыңны язма, зинһар,
    Без аерым бүген.
    Татлы иреннәрең хәзер
    Минеке түгел.
    Тик исемең онытылмый,
    Китми күңелдән.
    Күпме бәхетле көннәр бит
    Бергә үтелгән.

    Куш.
    Язларыңда, көзләреңдә
    Эзләмә мине!
    Бер өзелгән төеннәрсез
    Ялганмас инде.
    Сөләрне аралар дип
    Көттем ялганнан.
    Китем синнән, киттем синнән
    Өзелеп яратып.

    Шул сөюләр гомерлеккә
    Каладыр инде -
    Безнең сөю газаплы да,
    Рәхәт тә иде.
    Үпкәләмик язмышларга,
    Ялгыштык инде.
    Бу ялгышлар минекеме,
    Ялгыштың синме?

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәрид Низамиев
  • Можно купить онлайн:


    : / :