Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Җиләк
Җиләк

Фәрид Низамиев

    Өлгергән инде җиләкләр,
    Коелырга чамалый.
    Җыеп аласылар килә -
    Соңга калу ярамый.
    "Әйдә, бергә җыябыз", - дип
    Дәштем мин, чибәрем.
    Белми дә калдым шикелле
    Ни арада килгәнен.

    Куш.
    Эх, җиләге, җиләге,
    Тулы инде чиләге!
    Җиләк кебек ирененнән
    Үбәселәр киләдер!

    Үзем җиләкләрне җыям,
    Үзем сиңа күз атам.
    Җыясы да килмәс иде
    Әгәр дә син булмасаң.
    Юри әкрен генә җыям:
    Әйдә, вакыт үтмәсен.
    Синең яннарыңнан бер дә
    Килми лә шул китәсем.

    Җыелып бетә җиләкләр -
    Күңелсезләнеп калдым.
    Иртәгә дә, иртәгә дә
    Өлгерсә иде тагын.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :