Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Сине күрсәм
Сине күрсәм

Фәрид Низамиев

    Чын сөюләр әллә шулай була микән?
    Бөтен уем бары – тизерәк сине күрсәм!
    Минутларны саный-саный көннәр үтә.
    Күңел өзелеп-өзелеп очрашулар көтә!

    Куш.
    Сине күрсәм, миңа шул да җитә икән,
    Сине күрсәм, берни кирәк түгел бүтән!
    Дөньяларым онытыла, эреп китәм
    Сине күрсәм! Сине күрсәм...

    Бигрәк рәхәт инде сине сөюләре,
    Җанны назга төрә “Бәгърем” диюләрең -
    Җиденче катында кебек бәхетләрнең!
    Ничек моңа кадәр сине күрмәгәнмен?

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :