Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Сары күлмәк
Сары күлмәк

Фәрид Низамиев

    Истә сине тәүге кабат
    Су буенда күргәнем.
    Сары күлмәгеңә карап
    Ни әйтергә белмәдем.

    Куш.
    Сагышка дип уйладыммы
    Күлмәгең сарылыгын?
    Әллә инде тоймадыммы
    Йөрәгең җылылыгын?

    Ничә еллар эзләдем мин
    Сары төс юлларымда.
    Өметемне өзмәдем мин
    Каршыма чыгарыңа.

    Куш.
    Бер күрүдә гашыйк булып
    Өзелеп сөям, иркәм.
    Өстеңдәге сары күлмәк
    Бәхеткә булган икән.

    Сагышлар түгел сарыдан –
    Хәзер инде аңладым.
    Яннарымнан гомерлеккә
    Җибәрмәм сине, җаным.

    Куш.

  • Композитор: Исхак Фәйзи
  • Сүз авторы: Исхак Фәйзи
  • Можно купить онлайн:


    : / :