Җырның сүзләре һәм авторлары
Түгел еракларда, түгел әллә кая
Гап-гади гаиләдә туа бер ир-бала.
Әти-әнисенең олы куанычы.
Вакытлар тиз үтә, җитә егет үсеп,
Җитез дә, кыю да, әйтерсең лә бөркет!
Белеп булмый, ташлар кайларга язмышы...
Ә ерак җирләрдә бер кыз килә үсеп,
“Бигрәк чибәр”, - диеп сөйлиләр, ис китеп,
“Аккош кебек”, - диләр – “зәңгәр күлдәге”.
Сөйлкемле йөзләре, тәмледер сүзләре,
Гашыйк итмәс кемне чем-кара күзләре!
Тик кызның йөрәге тиң итәр кемнәрне?
Куш.
Беркем яуламас егет йөрәген,
Ул – горур бөркет, эзли сөйгәнен.
Аккоштай гүзәл, сылу кыз бала
Төшендә бөркет күреп уяна.
Тынгы белми бер дә йөрәкләре яна,
Ерак чакырымнар аерып торса да
Сизә икесе дә бер-берсенең барын.
Юлга чыга егет. Мең сынаулар үтә.
Куркуларны белми утлар-сулар кичә.
Барыбер эзләп таба үзенең тиң ярын!
Берсен берсе күптән белгән кебек итеп
Серләшәләр алар, шундый якын итеп.
Куя күңелләре бәхеткә төренеп!
Вәгъдәләр бирелә мәңге яратырга.
Дәшә икесе дә бары назлап кына:
“Аккошым син”, - диеп, “Бөркетем син”, - диеп...
Куш.
Беркем яуламас егет йөрәген,
Эзләде, тапты, тапты сөйгәнен!
Янында хәзер сылу кыз бала,
Бәхеткә алар парлап юл ала.