Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Туган көн
Туган көн

Фәрид Низамиев

    Ел артыннан еллар чаба –
    Белмим, кайларга?
    Үтеп киткән балачакны
    Кайдан табарга?
    Истә түгел туган көннәр
    8, 9, 10...
    Бүләкләре дә күренми
    Бүген микән соң?

    Куш.
    Туган көн!
    Дус-туганнар җыелыша торган көн,
    Шаяр, уйна, көл!
    Туган көн!
    Синең бүген бүләк җыя торган көн!
    Яратабыз, бел!

    16, 17, 18, 20...
    Ярсу яшьлек әй ашкынып,
    Алга йөгерде.
    Үткән еллар, юллар өчен
    Оят түгелме?
    Искә төшеп, җилкендереп
    Торсын күңелне.

    Куш.
    Синең бүген туган көн,
    Туган көн, туган көн!
    Дуслар килә торган көн,
    Торган көн, туган көн!
    Синең бүген туган көн,
    Туган көн, туган көн!
    Бүләк җыя торган көн,
    Туган көн, туган көн!

    30, 40, 50, 60 –
    Алда күп еллар!
    Сикәлтәсез генә булсын
    Барасы юллар!
    Дус-туганнар, сөйгән ярың
    Булсын яныңда.
    Сине котлап матур җырлар
    Тусын тагын да!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәрид Низамиев
  • Можно купить онлайн:


    : / :