Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Юк, юк димәле
Юк, юк димәле

Фәрид Низамиев

    Күзне ачтым иртән,
    Йокланмаган икән –
    Йокы керми күптән
    Сине уйлап, иркәм.

    Күзне ачтым иртән,
    Нишләп карыйм икән?
    Вакыт үтми күптән.
    Гашыйк иттең, иркәм!

    Куш.
    Ай, күпме эзләдем,
    Өметне өзмәдем.
    Якынрак кил әле
    “Юк, юк, юк” – димәле.

    Гашыйк итте күзләр,
    Елмаюлы йөзләр,
    “Бар, кит!” – дигән сүзләр.
    Йөрәк ничек түзәр?

    Кыйгач кара кашлар,
    Ә йөрәге таштан!
    Тукта, кире какма!
    Әйдә, яңа баштан!

    Куш.
    Ай, кура җиләге –
    Кагылма, түз әле!
    Якынрак кил әле
    “Юк, юк, юк” – димәле.

    Ай, кояш йөзләре –
    Алалмыйм күзләрне...
    Кабатлыйсың бары:
    “Кагылма, тимәле!”

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәрид Низамиев
  • Можно купить онлайн:


    : / :