Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Мәһәббәт догасы
Мәһәббәт догасы

Фәрид Низамиев

    Яшьлекнең таңында
    Кавыша насыйплар
    Бәхетле булырга.
    Тормышка сөенеп,
    Сөеп һәм сөелеп,
    Янәшә барырга.

    Куш.
    Күзләрдә бер теләк –
    Гомергә бул терәк.
    Мәһәббәт догасын
    Кабатлыйк:
    Мин сине яратам!
    Мин сине яратам!
    Мин сине яратам!

    Күкләрдән иңәдер
    Саф сөю хисләре –
    Дөньябыз ямьләнде!
    Син булгач янымда
    Гап-гади көннәрем
    Бәйрәмгә әйләнде.

    Бәхеткә, шатлыкка
    Муллыкка илтер ул
    Никахлы юлыбыз.
    Ак өмет, саф хисләр
    Сүнмәсен гомергә,
    Бәхетле булырбыз!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәния Низамиева
  • Можно купить онлайн:


    : / :