Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Таң
Таң

Фәрид Низамиев

    Мәшәкатьләр онытылган,
    Йокылырга талган урам –
    Тып-тып тын.
    Ә без йөрибез парлашып,
    Булса булсын әйдә вакыт
    Соң, соң, соң.

    Куш.
    Үз кадерен белеп кенә
    Алсуланып атып килә
    Таң, таң, таң...
    Син дә мине яратасың,
    Мин дә сине яратам!

    Күрәсеңме, җаным,
    Сызылып ата таң?
    Өзелеп яратам!

    “Бәгырем” диясең мине,
    Бигерәкләр тәмле инде,
    Эх, шул сүз!
    Ярсыплар яна йөрәгем,
    “Түзә генә күр” дяимен,
    Түз, түз, түз!

    Берәү генә гомеремдә,
    Күңелемдә, йөрәгемдә –
    Син, син, син!
    Әйтәселәр килеп тора:
    “Син дә миңа, мин дә сиңа
    Тиң, тиң, тиң!”

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: А
  • Можно купить онлайн:


    : / :