Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Шомырт чәчәкләре
Шомырт чәчәкләре

Фәрид Низамиев

    Ташу аккан чаклар иде,
    Шомырт чәчәк аткан иде,
    Ак чәчәккә баткан иде
    Бакчада сиреньнәр.
    Ак шомыртлы ак кичләрдә,
    Тулып күңел ак хисләргә,
    “Сөям” диеп пышылдады
    Татлы иреннәр.

    Куш.
    Кулларымда син яраткан
    Шомырт чәчәкләре.
    Нинди бәхет “Иркәм” – диеп
    Назлап дәшүләре!
    Ярый язмыш миңа сине
    Бүләк иткән әле.
    Синнән башка булмас иде,
    Булмас яшәү яме.

    Яңгыр ява шыбыр-шыбыр –
    Безнең сөю җыры шулдыр,
    Тыңлап туймас матур җыр ул
    Безнең сөюләр.
    Үзе бит ул нинди бәхет
    Йөрүләре җитәкләшеп!
    Мөлдерәмәм хисләр ташып
    “Җаным” диюләр!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Исхак Фәйзи
  • Можно купить онлайн:


    : / :