Җырның сүзләре һәм авторлары

Юлларымда очратмадым –
Очраттым текә ярда!
Уйламадым яр булыр дип
Назга сусаган җанга.
Куш.
Ярым булдың, парым булчы
Гомерем көзләрендә!
Яратканыңны күрәсем
Килә бит күзләреңдә.
Сине көтеп яшәүләрем
Бәхеткә булган икән.
Язмыш корган киртәләрне
Бергәләп үтик, иркәм!
Яннарыңнан тыныч кына
Үтеп тә китә алмыйм.
Бер күз сирпеп күңелләрне
Утларга салдың, җаным!
Можно купить онлайн:

Свитшот "Ялгыз ай"

Футболка "Гафулар ит"

Футболка "Җаным"

Футболка "Эзләмә"

Альбом "Ялгыз ай"

: /
: