Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Күңелемә саксыз кагылма
Күңелемә саксыз кагылма

Фәрид Низамиев

    Күңелемнең сагыш тулган мәле,
    Авыр сүзләр бүтән әйтмә әле.
    Саксыз кагылып күңелем кылларына
    Моңлы көйләр кагылып китмә әле!

    Куш.
    Уйнап әйткән сүзең, түзәрсеңме үзең,
    Яра салсам әгәр җаныңа?
    Онытылмас яра! Юып алып кара.
    Күңелемә саксыз кагылма...

    Саксыз сүзең кырау кебек төште
    Җылы көткән ярсу күңелемә.
    Шул мизгелдән тоймыйм дөнья ямен
    Якты көнем төндәй күренә.

    Күпме назлы сүзләр әйтелсә дә
    Онытылмас саксыз сүзләрең.
    Уйланылмый дәшкән ул мәлләрнең
    Еллар юа алмас эзләрен!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айгөл Имамиева
  • Можно купить онлайн:


    : / :