Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Ялгыз ай
Ялгыз ай

Фәрид Низамиев

    Йолдызлар җемелди, йолдызлар нур чәчә,
    Йолдызлар нәрсәдер серләшә.
    Ай ялгыз бүген дә, ай бездән көнләшә,
    Чөнки без бүген дә янәшә.

    Куш.
    Ялгыз ай, әйт әле нигә син
    Күкләрдә ялгызың йөзәсең?
    Ялгызың йөзмә син, галәмне күзлә син,
    Үзеңә бер йолдыз эзлә син!

    Төн бүген бик матур – әллә ай көлгәнгә,
    Әллә син яратам дигәнгә...
    Бар дөнья сөенә, нурларга күмелә
    Мин сине өзелеп сөйгәнгә!

    Йолдызлар җемелди, йолдызлар нур чәчә,
    Йолдызлар нәрсәдер серләшә.
    Әйтерсең лә күктән ай безгә эндәшә:
    “Гомергә булыгыз янәшә!”

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Исхак Фәйзи
  • Можно купить онлайн:


    : / :