Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Ике ярда - икебез
Ике ярда - икебез

Фәрид Низамиев

    Елга ага бормаланып,
    Ике ярда – икебез.
    “Кавышырбыз әле” диеп
    Хыялланган идек без!

    Башкаларга күз салдың да
    Син калдың үз ярыңда.
    Мин дә, ятны сөйгәнмен дип,
    Уйладым ул чагында.

    Куш.
    Син дә ялгыз, мин дә ялгыз,
    Тагын күпме түзәргә?
    Әллә соң суларга сикереп
    Кара-каршы йөзәргә?
    Син дә ялгыз, мин дә ялгыз!

    Яр арасы якын түгел,
    Күпере юк елганың.
    Синсез яши алмавымны
    Соңга калып аңладым!

    Су буена килгән идем
    Киек казлар коена.
    Су алырга дигән булып
    Кил әле яр буена.

    Куш.

    Гомер ага елга сыман,
    Без һаман ике ярда.
    Ялгыз-ялгыз яшәүләргә
    Кирәк нокта куярга!

    Синең якты каен үсә,
    Минем якта – тал-тирәк.
    Араларга басма салып,
    Тоташтырырга кирәк.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Исхак Фәйзи
  • Можно купить онлайн:


    : / :