Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Төнге учак
Төнге учак

Фәрид Низамиев

    Онытырга вәгъдәләрне
    Ни арада өлгерелгән?
    Яна соңгы учагыбыз.
    Соңгы төн бу синең белән.
    Онытырга вәгъдәләрне
    Ни арада өлгерелгән?
    Яна соңгы учагыбыз.
    Соңгы төн бу синең белән.

    Куш.
    Төнге учак яна ярсып...
    Ни арада уза вакыт?
    “Ялгышмагыз!” дигән сыман
    Яна учак, яна ярсып.

    Аерылуы җиңел түгел,
    Тик бергә дә булмы калып.
    Яндырабыз күк сөюләрне
    Әнә шул учакларга салып.
    Төбәлгәннәр күзләр күзгә,
    Ни әйтергә белмибез дә!
    Сүнәр учак... Бәлки әле
    Соң түгелдер тергезергә?

    Үземә бул дигәндә
    Син берни дә дәшмәдең.
    “Нигә?” диеп сорадым –
    Әйтмәдең сәбәпләрен!
    Кирәк иде лә ул миңа
    “Җаным” диеп дәшүче,
    Бары синең өчен генә
    Килә иде яшисе!
    Әйтергә кыен булса да
    Килә шуны әйтәсе:
    Хәзер инде мин түгел ул
    Син генә дип яшәүче.
    Ә шулай да тормышымда
    Булганыңа рәхмәтле...
    Бары бәхет телим!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :