Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Туй көнегез
Туй көнегез

Фәрид Низамиев

    Хыялыңда йөрктән ап-ак күлмәк
    Килешә инде сиңа бигрәк.
    Меңнәр арасыннан сине күзләп
    Насыйп ярың йөргән озак эзләп.

    Куш.
    Туй, туй көнегез бүген!
    Бар балдаклар булсын гомерлек!
    Дуслар тели ак бәхетләр,
    Ап-ак туй күлмәге кебек.

    Мәхәббәттән яна ике йөрәк,
    Янсын әйдә, янсын дөрләп-дөрләп!
    Ярсып аккан тормыш дәрьясында
    Бердәнберең булыр ныклы терәк!

    Сез китәсе якка кара әнкәң
    “Бәхетләре булсын” диеп кала.
    Тик бер сорау әткәй күңелендә –
    “Ни арада үсеп җиттең, балам?”

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Ильшат Гиниятуллин
  • Можно купить онлайн:


    : / :