Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Ике юләр
Ике юләр

Фәрид Низамиев

    Килешәсең, бугай, минем белән,
    Әйтик әле, әйдә, дөресен –
    Сакламаган тәүге сөюләрне
    “Юләр” дими безне кем дисең?

    Ике юләр, икәү генә шул без!
    Ике юләр – икәү син дә, мин.
    Онытырга син дә теләмисең,
    Онытырга мин дә теләмим!

    Син дә юләр, мин дә юләр булган –
    Икебез дә булган бер чама.
    Шуңадыр да сөю дигәннәре
    Сагындырып бездән үч ала.

    Юләр дими ни диясең инде,
    Ник әрәмнәр иттек яшьлекне?
    Йөгерә-йөгерә сөләрдән качып,
    Я, кайсыбыз тапты бәхетне?

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :