Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Сөеп калыйк ятлар алганчы
Сөеп калыйк ятлар алганчы

Фәрид Низамиев

    Һаваларда очкан кошкайларга
    Карап калдым күзем талганчы.
    Эх! Сөеп калыйк ятлар алганчы шул!
    Сөеп калыйк ятлар алганчы...

    Ул булмасмы диеп уңга киттем
    Басу капкаларын чыгуга.
    Эх! Без сөйгәнгә ятлар кызыга шул!
    Без сөйгәнгә ятлар кызыга...

    Басып кына торып карап калдым
    Гомеркәйләр үтеп барганны.
    Эх! Сизеп тордым ятлар алганны шул!
    Белеп тордым ятлар алганны...

    Чикләвекләр ватып ашап калыйк
    Аҗаганнар гына алганчы!
    Эх! Безне сөчеләр бар анысы!
    Безне сөчеләр бар ансы!

    Япь-яшь кенә тайның билкәйләре
    Авыр гына йөктән бөгелә.
    Эх! Ярым уйлап җаннар өзелә шул!
    Ярым уйлап җаннар өзелә...

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Шәмсия Җиһангирова
  • Можно купить онлайн:


    : / :