Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Мәхәббәтме әллә сөюме?
Мәхәббәтме әллә сөюме?

Фәрид Низамиев

    Түрләренә кереп калган йөрәкнең
    Тәүге сөюем дә, соңгысы да син.
    Яратам өзелеп! Җаным, беләсең,
    Булган бәхетләргә күзләр тимәсен!

    Куш.
    Мәхәббәтме әллә кайнар сөюме?
    Эх, бу башкайларның әйләнүләре!
    Кулларыңда синең чәчәк бәйләме,
    Сайладым мин җаным, җаным сөйгәнне.

    “Әле кичә генә шикелле” – дибез
    Танышкан идек без – икәү икебез.
    “Каралмасын әле”, диеп, “сөюләр”,
    Ак чәчәкләр сузып калды сиреньнәр.

    Әле генә сыман тәүге үбешү,
    Зарыгыплар көтеп көн дә күрешү,
    Икәү генә йөргән төнге урамнар,
    Йолдызларга карап бәхет юраулар...

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :