Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Уятам
Уятам

Фәрид Низамиев

    Ә син инде йоклыйсыңдыр ап-ак мендәреңдә,
    Ефәк чәчләрең ятадыр таралып иңнәреңдә...
    Тәрәзәдән йөзләреңә ай сокланып карыйдыр,
    Ул да сиңа гашыйктыр шул – күзен ала алмыйдыр...

    Куш.
    Әкияттә дә әйтелмәгән нинди матур көй соң бу?
    Татлы йокыңнан, билләхи, уятам сине, сылу!
    Башта үзеңне, аннан хисләренңне,
    Бүтән йоклап үткәрмәссең йолдызлы кичләреңне.

    Шаян җилнең чәчкәләрне үпкәнен күрер өчен
    Уятамын – юкса, берни күрми каласың ич син!
    Күзләрең су өстендәге көймәне күрми кала,
    Ә көймәдә икәү бара... Эх, йөрәк ничек яна!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәннур Сафин
  • Можно купить онлайн:


    : / :