Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Мин аны ярата идем
Мин аны ярата идем

Фәрид Низамиев

    Мин аны ярата идем дип
    Сереңне сөйләмә җилләргә.
    Ул җилләр барыбер килмиләр
    Яшьлегебез калган илләргә.

    Куш.
    Эзләмә сөне, эзләмә.
    Без инде үзгәрдек, без бүтән.
    Яшьлегебез калган айлы юлдан
    Яңа парлар йөриләр күптән.

    Мин аны ярата идем дип
    Сереңне сөйләмә суларга.
    Агым су барыбер җитә алмый,
    Җитә алмый без калган ярларга.

    Мин аны ярата идем дип
    Сереңне сөйләмә ятларга.
    Мин беләм – яраттың. Соң инде,
    Соң инде сөюең якларга.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәния Низамиева
  • Можно купить онлайн:


    : / :