Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Эзләмә
Эзләмә

Фәрид Низамиев

    Сине кабат мине эзли диләр,
    Җәйләр буйлап ләкин эзләмә –
    Сагышыннан сине югалтуның
    Күчтем бит мин сары көзләргә.

    Куш.
    Юк, эзләмә мине, эзләмә син!
    Гаепләмә, бүтән, бүтән көтә алмам.
    Йөрәгемдә яты салкын яра,
    Яратсам да гафу, гафу итә алмам.

    Көзләрдән дә йөри күрмә эзләп –
    Әрәм генә булыр хисләрең!
    Эзли-эзли синең кебекләрне
    Мин кышларга инде күчәрмен.

    Бураннар да аңлый алмас сине,
    Ярдәм итмәс мине табарга.
    Күңелләрем сөяр бүтәннәрне
    Мин булырмын кабат язларда.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :