Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Коткарыгыз, батабыз!
Коткарыгыз, батабыз!

Фәрид Низамиев

    Кычкырасы килә әрнеп:
    “Коткарыгы, батабыз!”
    Артта упкын, алда сазлык –
    Торабыз бер чатта без.
    Ташланабыз анда-монда,
    Тотынырга юк казык,
    Әкрен-әкрен суыра төпкә
    “Сәрхүшлек” дигән сазлык.

    Куш.
    Кычкырасы килә әрнеп:
    “Коткарыгыз, батабыз!”
    Кем коткарсын упкыннардан –
    Бер-беребезне тартабыз.
    Бергәләшеп батабыз!

    Кайчагында бу телләрне
    Куясы килә бәйләп:
    Җаннарга рәхәт табабыз
    Кеше гайбәте чәйнәп.
    Туганны туган итмибез,
    Онытылды күршелек,
    Йөрәгебезне кимерә
    Ваемсызлык, көнчелек.

    Китә алмыйбыз еракка,
    Без азгынлык тоткыны –
    Берәм-берәм йота бара
    Фахишәлек упкыны.
    Чистарынасы килсә дә
    Коеныр су калмады.
    Сасы күл булып җәелде
    Бу дөньяның ялганы.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәнис Яруллин
  • Можно купить онлайн:


    : / :