Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Кем идек без?
Кем идек без?

Фәрид Низамиев

    Кем идек без?
    Дуслар гына дип тә, гашыйк дип тә
    Булмый әйтергә.
    Тик нигәдер
    Өзелеп сагынамын, гомеремә
    Калдың хәтердә.

    Куш.
    Җитәкләшеп бергә бермасак та
    Күпме юлны бергә үткәнбез.
    “Дуслар гына” - диеп йөргән идек,
    Әллә ялгышканмы икән без?
    Әйтелмәде
    “Сөям” дигән сүзләр, үбешүләр
    Безнең булмады.
    Тик шулай да
    Син бүтәнгә калгач, күңелләрем
    Үксеп елады.

    Бу җырымны
    Бәлки ишетерсең. Искә алсаң
    Иде үзең дә.
    “Сөям” диеп
    Тагын әйтер идем, тик бер генә
    Сине күрсәм дә.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :