Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Бибимәмдүдә рухына
Бибимәмдүдә рухына

Фәрид Низамиев

    Тулган айдай күркәм йөзле булгансың,
    Хәсрәт чигәр өчен генә тугансың.
    Нәни улың сыеныр инде кемнәргә?
    Япь-яшь килеш иңдерәләр гүрләргә...

    Куш.
    Урам буйлап ятим бала йөгерә,
    “Ап китмәгез әнкәйне!”, - дип тилмерә.
    Тән үлсә дә ана җаны сизгәндер –
    “Улым! Улым!”, - диеп дәшә алмый түзгәндер...

    Ак биләүгә салып улын биләгән,
    “Бәхеткәе булсачы”, - дип теләгән.
    “Җан җимешем, гәүһәрем”, - дип сөйгән ул,
    “Улым!”, - диеп өзгәләнгән, көйгән ул.

    Яшьтән киткән, елап киткән Мәмдүдә,
    Улы белән гел янәшә, күңелдә.
    Илгә шагыйрь бүләк иткән ана ул!
    Улы белән киләчәккә бара ул!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәния Низамиева
  • Можно купить онлайн:


    : / :