Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Калар карала икән
Калар карала икән

Фәрид Низамиев

    Яшь чагында бер кайгы юк,
    Уйный да, көлә идек.
    Гомеркәйләр бик тиз генә
    Үтмәс дип белә идек.

    Куш.
    Карлар карала икән лә,
    Чәчләр агара икән.
    Үтмәс дигән гомеркәйләр
    Үтә, азая икән.

    Сагындыра, уйландыра
    Ат иярләгән чаклар.
    Алтын биреп, көмеш биреп
    Табылмый торган чаклар.

    Куш.
    Карлар карала икән лә,
    Чәчләр агара икән.
    Алтын-көмеш, дөнья малы
    Бетә, тарала икән.

    Йөгереп мендек, йөгереп төштек,
    Йөгереп үттек үрләрне.
    Үкенмәслек итеп яшик
    Алдагы гомерләрне.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәния Низамиева
  • Можно купить онлайн:


    : / :