Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Кара карлыган
Кара карлыган

Фәрид Низамиев

    Дәшми генә түзалмадым,
    Ярый җае табылган.
    Җырлый-җырлый син берүзең
    Җыя идең карлыган.

    Куш.
    Кара карлыган, кара карлыган,
    Кара булса да бәхеткә булган.
    Килгән ул бәхет бергә барудан,
    Бәхеткә булган кара карлыган.

    Тигез итә белде безне –
    Мәхәббәт алдамады.
    Карлыган кара булса да
    Күңелләр каралмады.

    Безнең кебек сөйгәннәрнең
    Бар микән булганнары?
    Бергә җыярбыз быел да
    Кара карлыганнарны.

    Бер дә онытырлык түгел,
    Кергәнсең күңелемә.
    Ничә меңгнәр арасыннан
    Сайладым сине генә.
    Сайладым мине генә.
    Ярый булган карлыган,
    Пар иткән, кавыштырган.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :