Җырның сүзләре һәм авторлары
Тулган урамнарга чәчәкләр исе...
Онытылмый бер дә җәйнең ул киче:
Миңа 16 яшь, ә син унбиштә,
Өсеңдәге ак күлмәк шундый килешә.
Куш.
Тәүге-тәүге-тәүге-тәүге, тәүге үбешү,
“Аерылмаска” - диеп-диеп сүзләр бирешү...
Иреннәремдә һаман бар әле
Тәүге үбешүләрнең татлы тәмнәре.
Күреште иреннәр тәүге мәртәбә...
“Сөям” – димәдек тә: сүзләр нәрсәгә?
Күзләреңдә күрдем яшь бөртекләре.
Булганмы әллә шулар “Сөям” диюең?
Әй кыюсыз идек икебез дә без!
Соңыннан оялып башны игәнбез...
Ә шулай да, җаным, сагынуга түзеп,
Үбешүне көттек икебез дә без.
Можно купить онлайн:
Свитшот "Ялгыз ай"
Футболка "Гафулар ит"
Футболка "Җаным"
Футболка "Эзләмә"
Альбом "Ялгыз ай"
: /
: