Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Тәүге ярым
Тәүге ярым

Фәрид Низамиев

    Тәүге сөйгән ярым,
    Өзелеп сагынамын,
    Сабырлыкны алыйм кайлардан?
    Сине генә уйлап,
    Урамыгыз буйлап
    Бер узасым килде яңадан.

    Куш.
    Бер ялгызым басып торам,
    Бетмәстер бу сагынулар.
    Үзгәрмәгән, шул ук урам.
    Син генә юк, тәүге ярым.
    Син генә юк, тәүге ярым.
    Бер ялгызым басып торам...

    Бәхетләргә юрап
    Киттең лә шул ерак.
    Кемгә икән булдың насыйплар?
    Я, кайларда калган
    Шушы урамнардан
    Җитәкләшеп йөргән вакытлар?

    Әкрен генә узам
    Сезнең турыгыздан –
    Килми бер дә кайтып китәсем.
    Нәкъ элеке кебек
    Бакчагызга кереп
    Тәрәзәңә килә чиртәсе!

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :