Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Җаным
Җаным

Фәрид Низамиев

    Күзләреңә карыйм да,
    Мәхәббәтең аңлыймын.
    Кабатлачы сөю сүзен тагын, тагын

    Күзләреңә карыйм да,
    Мәхәббәтең аңлыймын.
    Яратамын сине генә өзелеп, җаным.

    Күреп сине жәйнең алсү бер таңында,
    Якты йолдыз кабынды минем җанымда.
    Ышанычлы терәк бүлып гомер юлында,
    Риза булырсыңмы минем белән барырга.

    Мин бит сине күпме гомер, күпме әзләдем
    Сине күреп түя алмый хәзер күзләрем.
    Якты кояш көнләшердәй синең йөзләрең,
    Сиңа гына сөям дигән назлы сүзләрем.

    Син минем язмышым, син минем табышым
    Кайда син, кайда дип зарыгып көткәнем
    Яратам сүзләрең, бәхетле күзләрең.
    Меңнәр арасыннан бар сине эзләдем.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Фәрид Низамиев
  • Можно купить онлайн:


    : / :