Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Хыянәт
Хыянәт

Фәрид Низамиев

    Куш.
    Көнләшепләр йөрим каеннардан.
    Сабырлыкны алыйм, йә, кайлардан?
    Ак күлмәген саклый каенкайлар.
    Безнең сөю генә тик каралган.

    Яныбызда безне күрештергән,
    Без яраткан ак каеннар иде.
    Сөйләдең син башкаеңны иеп
    Арабызга ятлар кертүеңне.

    Ялгышыңны әллә аңлавыңмы?
    Күңелемдә кабат эзләнәсең.
    Ник белмисең – кайнар хисләремә
    Кырау булып төште хыянәтең!

    Вәгъдәләрне искә ала-ала,
    Элеккечә килә яратасы.
    Җиңел лә шул акны каралтулар...
    Ә караны ничек агартасы?

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :