Керәбез

Җырның сүзләре һәм авторлары


Фарид Низамиев Ак эскәтер
Ак эскәтер

Фәрид Низамиев

    Сөймим дигән сүзләреңне
    Әйттеңме әллә син уйнап.
    Түгелеп китте чәйләрем
    Ак эскәтерне буяп.

    Куш.
    Ак эскәтер, ак эскәтер,
    Ике түгел дүрткә төр.
    Эх, бу сөю дигәннәре
    Әле тагын нишләтер?

    Ышанасыларым килми
    Сөймим дигән сүзеңә.
    Эскәтерләр күп булса да
    Сөюләр бит бер генә.

    Буладыр ул, була торып
    Эскәтерсез генә дә.
    Тик миңа синнән башканы
    Язмагандыр сөяргә.

  • Композитор: Фәрид Низамиев
  • Сүз авторы: Айдар Минһаҗев
  • Можно купить онлайн:


    : / :